«Яшьләр дөньясы: төрле һәм кызыклы»: журналларга күзәтү (16+)

19 ноябрьдә 12 нче санлы китапханә студентлар белән бергә яшьләр өчен басылып чыгучы вакытлы матбугат басмаларына күзәтү ясады. 

Мир молодежи
1
2
4
3

Күзәтү барышында алып баручы китапханәгә кайтучы яшьләр өчен вакытлы матбугат басмалары белән таныштырды. Яшьләр журналын ачып, укучы нәрсә күрергә өметләнә? Әлбәттә, мода һәм музыка өлкәсендә яңалыклар, төрле танылган популяр кешеләр, төрле илләр буенча сәяхәт турында мәгълүмат. Чөнки яшьләр журналлары – яшь буынга исәпләнгән махсус вакытлы матбугат басмалары, димәк, алар замана белән бергә атларга тиеш. 

Студентлар «Лиза», «Мне 15», «Классный журнал», «Мир детей и подростков», «Джульетта», «Ромео и  Джульетта», «Здоровье» кебек кызыклы һәм төрледән-төрле мавыктыргыч яшьләр журналлары белән таныштылар. Журналлардагы төп сәхифәләр турында мәгълүмат алдылар. Бәйләү буенча «VERENA»һәм «Вяжем крючком» журналлары студент кызларда аеруча зур кызыксыну уятты.
Чара азагында алар китапханәгә язылды, өйләрендә укырга журналлар алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: